Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Кимеләр кич утыра

Авыл мәдәният хезмәткәрләре халкыбызның гореф-гадәтләрен яңарта башладылар.

Июль аеның соңгы ун көнлегендә Күлле Киме авылы халкы кич утыра. Яшьләргә ятрак булса да, өлкән буын хәтерлидер, авылларда кич җиттеме капка төпләрендәге утыргычлар күрше-тирә белән тула иде. Соңгы яңалыклар, эшләнәсе эшләр барлана, кемдә өмә ясыйсы, кемгә булышасы, нинди бәйрәм оештырасы...- барысы да шунда сөйләшенә. Аннан соң күңел ачулар башлана.

Гармунга кушылып җырлау, уеннар , биюләр, капка төбендә кич утыруның дәвамы була иде. Яшьләр кичке уен оештыра, анда да татар халкының җыр -биюләре дәвам итә. Йөзек салыш, шырпы салыш, Чия-чия уйный идек. Парлы биюләр бар иде. Өлкәннәр сагынып искә төшергәндә, Күлле Киме мәдәният хезмәткәрләре менә шушы гореф-гадәтне яңарталар. Кич утыру өчен иң матур капка төбе сайлана. 

Ә авылларда алар хәзер күп, гөлбакча ясыйлар. 

- Соңгы утыру авылыбызнын югары оч урамында  Шакировлар гаиләсенең капка төбендә булды. Уен- көлке, җыр тынып тормады.Кунакчыл,киң куңелле кешеләр яши югары очта. Авыл халкы бу чараны яратып кабул итте. Тагын ике урам бар,  аларны да җыясым килә. Яңа талантлар ачыла.  Кыш көне урамнар бәйгесе оештыру өчен дә җирлек әзерләнә.  Яшүсмерләргә  дә  матур үрнәк. Тагын бер файдасы: өлкәннәрдән авыл тарихын ишетәбез, сүз уңаенда  менә шулай авыл тарихы барлана. Аның кешеләре белән танышабыз, - ди Күлле Киме мәдәният йорты җитәкчесе Чулпан Сәләхова.

Сокланырлык бит. Үрнәк алсагыз да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев