Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
мәдәният

"Кияү абый"ны ошатырбыз микән?..

Монысы нәрсә инде моның дисезме? Бик беләсегез киләме...

Спектакль бу, дуслар, сез һәм без караячак чираттагы тамаша. Аны Олы Мәңгәр халык театры үзешчәннәре куячак.

- Рәдиф Сәгъди һәм Хәбир Ибраһим әсәре, спектакль  "Кияү абый" дип атала. Шулай итеп,  яңа водевиль өйрәнеп ятабыз, заманча спектакль була бу, җырлы-биюле. Гел тамашачыны елатып булмас, "Саташу" спектакленнән соң, азрак күңелләрен күтәрергә исәп...- ди театрның режиссеры Рафис Рәис улы Сәләхетдинов.

Төп рольләрдә кемнәр, дисезме? Үзем дә шулай дип сораган идем. "Анда бар да төп роль...", - диделәр. Коллективның көчле икәнен беләбез, уңышлар телик. 

Карыйсы килә башлады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев