Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бәйрәмнәрдән соң сәламәт йокыга ничек әйләнеп кайтырга

Бәйрәмнәрдән соң сәламәт йокыга ничек әйләнеп кайтырга дип Әтнә үзәк район хастаханәсе табиб-психиатры Сафина Гөлина Габделхәмит кызы сөйләде.

✅Режимга кире кайту өчен бәйрәм вакытын да да гадәти режимга якын торыгыз. Иртәрәк ятыгыз.
✅Тәрәзәне калын пәрдә белән каплагыз. Мелатонин ясалсын өчен бүлмәдә караңгы булырга тиеш.
✅Кич белән каты чәй һәм кофе эчмәгез.
✅Вакытында йоклап китәр өчен, кичке аш җиңелчә һәм яшелчәләргә бай булырга тиеш. Иң әйбәте - иртән туклыклы итеп ашау.
✅Йокларга ике сәгать калганда телевизор карамагыз һәм смартфон кулланмагыз.
✅Иң яхшысы - бөтен гаилә белән йоклар алдыннан җәяү йөрегез. Чиста һава йокларга булышачак.

Әгәр дә күрсәтмәләр эшләмәсә, мәсәлән, сез озак йоклый алмыйсыз, төнлә еш уянасыз яки көндез йокыга китәсез, бәлки бәйрәмнәр түгел, ә йокысызлык гаепледер. Табиб аны җиңәргә булышачак. Кабул итүгә язылу:
👉Госуслуги аша
👉Регистратура аша 8(84369)-2-21-02

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев