Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләр билгеле булды- Әтнәле дә бар!

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы “Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” гранты җиңүчеләрен игълан итте. Бу исемлектә Олы Әтнә мәктәбеннән Лилә Әхтәм кызы Сәмигуллина да бар.

 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә “Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” грантының җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар - “Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры”, “Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы методист”, “Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог”, “Иң яхшы педагог-оештыручы”, “Психология-педагогика хезмәтенең (ППМС-үзәк) иң яхшы педагог-психологы”, “Мәгариф оешмасы, дәүләт бюджет оешмасының иң яхшы педагог-психологы” номинацияләрендә җиңүчеләр.

Грант алу өчен бәйгедә катнашырга барлыгы 479 гариза кабул ителгән иде.

Җиңүчеләр исемлеген сылтама  буенча кереп карарга мөмкин.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/01/168885/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев