Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпкә якташлары ярдәм итте

Ихтирамга, игътибарга лаек райондашларыбыз күп, шөкер. Шуларның берсен - Саммасов Реваль Фирдәвес улын телгә алып үтик әле.

Күңгәр урта мәктәбен 1974 елда тәмамлаган ир-егет бүгенге көндә Төмән шәһәрендә яши һәм эшли. Шулай да туган авылы, мәктәбе белән элемтәсен өзми, мөмкинлек табып гел ярдәм итеп тора. Дистанцион укуга күчү нәтиҗәсендә, бик күпләр көнкүреш техникасына ихтыяҗ кичерә. “Өйдә укырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында Реваль Саммасов укып белем алган мәктәбенә ярдәм итә – зур күләмдә акчалата ярдәм итә. Сүз уңаеннан шунысы да билгеле булсын, туган ягына еш ярдәм кулы суза ул.
Фото Әтнә муниөипаль район сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев