Түбән Көекнең мәктәп бакчасында яшелчәләр утырталар
Мәгариф

Түбән Көекнең мәктәп бакчасында яшелчәләр утырталар

Коронавирус аркасында тоткарлык булса да, ниятләгән эшнең тукталып калганы юк.

Түбән Көекнең мәктәп бакчасында булып, моңа тагын бер кат инанып кайттык.

Планлы нигездә, яшелчә-җимешләрне утырталар биредә. Инде күпчелеге җир куенына иңдерелгән. Хәзер менә шушы фотодагы терплицаларга помидорларны күчерәләр. Әйтүләренчә, бу эшне уку йортының техник хезмәткәрләре башкара. Гомумән, элек-электән яшелчә-җимеш үстерү белән ихлас шөгыльләнүчеләр, моның тәмен белеп башкаручылар эшли биредә. Кыскасы, мәктәп яшелчә-җимештән өзелмәячәк.


Нет комментариев