2018 ел ахырына барлык федераль юллар да нормага туры китереләчәк
Ел ахырына шундый юлларның 81 проценты төзекләндерелер, дип көтелә.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 2018 ел ахырына барлык федераль трассалар да норматив хәлгә китереләчәк. Федераль юл агентлыгы башлыгы Роман Старовойт НТВ телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Соңгы елларда федераль автомобиль юлларына бюджеттан бик күп акча тотыла. Бу - безгә Президентның йөкләмәләрен үтәргә мөмкинлек бирә. Киләсе ел ахырына барлык федераль трассалар да норматив хәлгә китереләчәк», - диде Роман Старовойт.
Аның сүзләренчә, ел ахырына шундый юлларның 81 проценты төзекләндерелер, дип көтелә. «Бер ел эчендә без 9 мең чакрым юлга ремонт ясыйбыз», - диде ведомство башлыгы.
Моңа кадәр Росавтодор башлыгы урынбасары Игорь Астахов 2018 ел ахырына федераль юлларның 85 проценты норматив хәлгә китереләчәге хакында хәбәр иткән иде.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/13/152208/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев