Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

5 бала үстергән Гүзәлия Ганиева: «Ишле гаиләдә үскән балалар аеруча туган җанлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел була»

«Гаилә ул - Аллаһыдан бирелгән бер нигъмәт, иң зур бәхет шушы нигъмәткә ия булып - ана булуда», - ди биш бала үстергән Гүзәлия ханым. Байлар Сабасында яшәүче Гүзәлия һәм Мулланур Ганиевлар гаилә дигән изге төшенчәнең кадерен белеп, җылы учакны саклап, яклап, үзләренә хас күркәм кыйммәтләрне балаларына күчереп яшәүче үрнәк гаиләләрнең...

«Гаилә ул - Аллаһыдан бирелгән бер нигъмәт, иң зур бәхет шушы нигъмәткә ия булып - ана булуда», - ди биш бала үстергән Гүзәлия ханым.

Байлар Сабасында яшәүче Гүзәлия һәм Мулланур Ганиевлар гаилә дигән изге төшенчәнең кадерен белеп, җылы учакны саклап, яклап, үзләренә хас күркәм кыйммәтләрне балаларына күчереп яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе. Бер канат астында, яшьлектә биргән вәгъдәләреннә тугры калып яши башлауларына 7 июльдә 33 ел тулган. Кыз - Мәртендә, егет - Туктарда, күрше авылларда гына үссәләр дә, ике яшь йөрәкне хезмәт урыннары - район почта элемтәсе таныштыра. Бер-берсенә тиң икәнлекләрен аңлаган пар озакламый гаилә кора. Шул көннән тормышның бөтен мәгънәсен бер-беренә терәк булуда, дус-тату гаиләдә, тәрбияле балалар үстерүдә күреп гомер йомгагын сүтәләр. Тормыш дигәнең утларга да сала, күкләргә дә күтәрә, шуңа да янәшәңдә Мулланур кебек ышанычлы тылың, терәк-калканың булуы кирәктер. Яшь гаиләнең бәхетен балалар тулыландыра. Ганиевларга да, икесе дә бишәр балалы түгәрәк гаиләләрдә үскәнгәдер, үзләренә дә биш бала - Розалия, Фидәрис, Рузилә, игезәкләр Фәйрүзә белән Фәнзиләне үстерү насыйп була. «Өч балабыз булгач, ирем, әллә җитәр микән, дип тә әйткән иде. Мин: «Миңа бала карарга язган»,- дип, сүземдә нык торып, алып кайттым. Игезәкләр тууы Ходайның бер бүләге булды», - ди бүген шатланып Гүзәлия апа. 2004 елда аны «Ана даны» медале белән бүләклиләр. «Ишле гаиләдә үскән балалар аеруча туган җанлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел була», - ди Гүзәлия апа. Ана кеше балаларының туганчыллыгын өлкәннәрдән калган алтын сүзләрнең хаклыгында күрә. «Баланың тугач та 40 көнгә кадәр кигән киемен икенчесе кисә, бер-берсенә якынлык тагын да көчәя. Бер-берсеннән калган киемнәрне киеп үссәләр, бик тә туган җанлы булалар», дип өйрәткән иде Халисә әбием. Мин балалар үстергәндә гел шушы киңәшләргә таяндым», - ди Гүзәлия апа. Әбисе киңәшенең хаклыгы бүген берсе өчен икенчесе өзелеп торган игелекле, тәрбияле балаларында ачык чагыла.

Әмма язмыш дигәнең кайчак аяусый: 2015 елда бердәнбер ир бала - Фидәриснең фаҗигале үлеме һәрбер туганны хушсыз итә. Ганиевлар бу сынауны да сабыр гына күтәрергә көч таба. Рузалия һәм Рузилә югары белем алып, бүген финанс палатасында эшлиләр, игезәк кызлар Фәйрүзә һәм Фәнзилә Саба аграр көллиятендә белем ала. Ганиевлар бүген оныклар сөю бәхете татып, балаңның баласы балдан татлы икәнлегенә инанып яшиләр.

Гүзәлия Ганиеваның «Саба таңнары» газетасында эшли башлавына да 30 ел тулган. Гаять җаваплы касса эшен алып барса да, иҗадый мохит аны да үз эченә алган. Газета укучыларыбызга шаян шигырьләре, гыйбрәтле язмалары аша да таныш ул. «Тәлгат Саматович бер айга бер генә материал язсаң да, файда булыр» - дип иҗатка этәргеч бирде. Язмаларны җыйнап, хәстәрләп бару гадәте дә аннан күчте. Тәлгат Нәҗмиевны гел дога белән искә алам», - ди Гүзәлия апа. Гомумән, хезмәттәшебез дини кануннар буенча яшәүче, хак динебезне зурлап яшәүче кеше. 2000 елда беренче тәравих намазында дин юлына беренче адымнарын ясаса, шуннан бирле мәчетттә бер генә тәравихны калдырмый. Без хезмәттәшебезнең бар эшкә дә өлгерүенә, төгәллегенә, җор теллелегенә, игелекле йөрәгенә, бер генә кешенең гозерен дә игътибарсыз калдырмавына сокланабыз. Мәдәниятне-сәнгатьне яратуы, гаилә ансамбльләре белән район сәхнәләрендә чыгышлары, һәр елны августның соңгы атнасында җәйне озату чарасы үткәрү - шулай ук үрнәк гаиләнең күркәм тәрбия алымнары. Гаиләдә ир-атка тормыш дилбегәсен нык тоту вазифасы йөкләнсә, әни кешегә балаларына күркәм тәрбия үрнәкләрен күчерү бурычы тора. Дөрес тәрбия - әти-әнинең балаларына тапшырачак иң зур байлыгы. Гүзәлия һәм Мулланур Ганиевлар да әлеге бурычка гомере буе тугры булдылар.

Фәридә Вилданова.

Чыганак: www.saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев