"Ак Барс" хоккейчылары СКА командасыннан өстен чыкты
Уенның төп вакыты тигез исәпкә төгәлләнде. (Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында СКА командасыннан өстен чыкты. Санкт-Петербургта узган матч овертаймда 3:2 исәбе белән Казан командасы файдасына төгәлләнде. Төп вакыты 2:2 исәбенә төгәлләнгән матчның язмышы овертаймда - боз хуҗалары һөҗүмчесе...
Уенның төп вакыты тигез исәпкә төгәлләнде.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында СКА командасыннан өстен чыкты. Санкт-Петербургта узган матч овертаймда 3:2 исәбе белән Казан командасы файдасына төгәлләнде.
Төп вакыты 2:2 исәбенә төгәлләнгән матчның язмышы овертаймда - боз хуҗалары һөҗүмчесе Илья Ковальчук кагыйдә бозган өчен штрафчылар эскәмиясенә озатылгач булды. Күплектә калудан файдаланып, Владимир Ткачев җиңү китергән алка кертте.
17 октябрьдә "Ак Барс" кунакта "Йокерит" белән очраша.
КХЛ. Даими чемпионат. СКА (Санкт-Петербург) - "Ак Барс" (Казан) - 2:3 ОТ (0:0, 1:1, 1:1, 0:1).
0:1 Ткачев (Лукоянов, Мусин, 39:11)
1:1 Ковальчук (Дацюк, Войнов, 39:43)
2:1 Калинин (Гусев, 41:50)
2:2 Малыхин (Глинкин, 48:30)
2:3 Ткачев (Галиев, Токранов, 62:18).
Капкачылар: Шестёркин - Гарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев