Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алабугада Россия Президенты өчен автомобильләр чыгара башлаячаклар

Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганың республика өчен зур дәрәҗә булуын билгеләп үтте.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Алабугадагы Ford Sollers заводында Россия Президенты өчен люкс класслы Aurus автомобильләре чыгара башлаячаклар. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашу барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. 

 

Президент билгеләп үткәнчә, бу проект Россия Федерациясенең Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. 

 

"Кыска гына вакыт эчендә Россиядә бик югары класслы vip автомобиль барлыкка китерүне билгеләп үтү кирәктер. Проект әле башланганда гына шикләнүләр дә бар иде. Минем уйлавымча, ил башлыгы өчен махсус бронь белән эшләнелгән автомобиль булыр", - дип фаразлады Рөстәм Миңнеханов. 

 

Ул шулай ук седан, джип, микроавтобуслар эшләнеләчәген дә хәбәр итте. "Моның өчен заманча системалы мәйдан кирәк. Ford Sollers заводы бик сыгылмалы. Аның конвейрында автобус та, джип та, башка модельләр җитештерергә дә була. Ford сыйфаты да югары", - диде республика лидеры. 

 

Рөстәм Миңнеханов бу автомобиль Татарстанда чыгарылса бик зур дәрәҗә булуын да ассызыклады.   

  • Татарстанда Aurus лимузиннарын серияләп җитештерү 2020 ел уртасында башланачак дип РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында  әйткән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/25/177767/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев