Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татмедиа" генераль директоры басма матбугат белән кызыксыну бетмәячәк дип саный

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» республика почтальоннары, элемтә бүлекләре арасындагы унынчы бәйгегә нәтиҗә ясады.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Россиянең иң күп укый торган төбәкләреннән берсе булып кала. Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин республика почтальоннары һәм элемтә бүлекләре арасындагы унынчы бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында шул хакта хәбәр итте. • Моннан биш ел элек башланган бәйге елына ике тапкыр үткәрелә. Быелгы бүләкләү тантанасы «Татарстан почтасы»ның Кремль урамындагы төп бинасында узды. Ярты елга язылу кампанияләре нәтиҗәләре буенча авыл, кечкенә һәм зур шәһәрләрнең иң яхшы почтальоннарын, иң яхшы элемтә бүлекләрен «Татмедиа» АҖ нәшер итә торган газета-журналларга язылу буенча югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен бүләклиләр. Шулай итеп, Мөслим районыннан Ландыш Нуриева – иң яхшы авыл почтальоны, Азнакайдан Айгөл Кобычкина – кечкенә шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы, Кама Тамагы районының Каратал авылы почтасы иң яхшы элемтә бүлеге дип табылды. «Журналлар буенча иң яхшы тираж» номинациясендә Арча районының Урта Сәрдә элемтә бүлеге күрсәткечләренә тиңнәр табылмаган. «Почтальоннарның авыр хезмәтенә кызыксыну булдыру өчен, без бәйгене киңәйтергә карар кылдык. Номинацияләр үзгәрмәсә дә, бүләкләнүчеләрнең саны тагын да артачак», - дип искәртте Андрей Кузьмин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/02/174501/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев