Әтнәле - Татарстан призеры
Татарстан буенча узган “Мин һәм Кызыл китап-2025” конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының конкурс комиссиясе җиңүчеләр исемлеген игълан итте. Куанычлы факт, анда Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Мөхәммәд Якупов исеме дә яңгырады. 1 сыйныфта укучы егет Татарстан буенча “Тамашачылар симпатиясе” призына лаек булды. “Бик бай, композицион эш ул”, – дип билгеләделәр “Ашыт” сакланышы хезмәткәрләре. Олы Әтнә урта мәктәбендә дә бу конкурска нәтиҗә ясалып, катнашучылар грамоталарга лаек булдылар. Конкурста барысы 25 укучы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев