Атлар килә!
Сабантуйның «йөзек кашы» - ат чабышы елдагыча, «Күшәр»нең Каенсар урманы белән чиктәш мәйданчыгында уза. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗановтан алган хәбәрләргә караганда, 28 чабыш аты катнашыр дип көтәләр. Элеккечә үк үзебезнең хуҗалык чабышкылары катнашыр дигән фикердә ул. Моннан тыш, бәйрәм мәйданына 18 җигүле ат керер дип...
Сабантуйның «йөзек кашы» - ат чабышы елдагыча, «Күшәр»нең Каенсар урманы белән чиктәш мәйданчыгында уза. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗановтан алган хәбәрләргә караганда, 28 чабыш аты катнашыр дип көтәләр. Элеккечә үк үзебезнең хуҗалык чабышкылары катнашыр дигән фикердә ул. Моннан тыш, бәйрәм мәйданына 18 җигүле ат керер дип көтелә. Монысы республика күләмендә Әтнә Сабан туеның күрке булуын беләсездер инде. Кыскасы, атлар белән бәйле күңелле бәйрәм мизгелләрен карарга килегез, җәмәгать!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев