Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автомобиль халәте юлга бәйле

“Татавтодор” оешмасының Әтнә участогы район юлларын ремонтлауны дәвам итә.

Бу хакта оешманың Әтнә участогы җитәкчесе урынбасары Җәмил Зәйнуллиннан сораштык.
– Кышкы эксплуатациядән соң, асфальт юллар шактый деформация кичерәләр, – ди ул.
Нәтиҗәдә, юлда ярыклар, чокырлар барлыкка килә башлый. “Татавтодор” участогы әнә шуларны ремонтлый бүгенге көндә. Ә юл ремонты үзе берничә төргә бүленә икән.
– “Ямочный ремонт”тан тыш, карталап ремонтлау дигән төшенчә бар. Моннан тыш, кайбер юл участокларын капиталь ремонтлыйбыз, – дип аңлаттылар.
Ремонт бригадасы белән Комыргуҗа янындагы юлда очраштык. Бүгенге көндә “Чыпчык-Комыргуҗа” юлында “ямочный ремонт” уздыралар, халык теле белән әйтсәк, юлдагы тишекләрне ямыйлар. Моңа кадәр “Каменка-Дөбьяз-Олы Әтнә”, “Олы Әтнә-Арча” маршрутындагы юлларны ремонтлаганнар. Хәзер инде соңгы участок калып бара – Олы Әтнәгә дә ерак калмаган. Бу хакта мастер Айрат Ганиевтан сораштык.
– Ремонт эшенә бик җитди карыйбыз.

Автоюллар торышы автомобильләр халәтендә чагылыш таба. Иртәнге 7дән кичке 4кә кадәр юлда без, асфальтне тигезлибез, – ди.
Эш процессы түбәндәгедән гыйбарәт. Ремонтланасы юл участогына үзендә фреза, мини-каток булган махсус машина белән киләләр. Чокырларны тигезләп, асфальт өслеген кубаргач, өрдереп чистарталар. Шуңа битум эмульсионка сибеп, өстенә кайнар асфальт салып, каток белән тигезлиләр. Ә кайнар асфальтны Арчадан китерәләр һәм ул бункерда озак вакыт кайнар килеш саклана.
Участок җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов сүзләренә караганда, елның үзенчәлекле килүе юл хезмәтенә дә тәэсир иткән.
– Кыш көне әле җылытып, әле суытып торды. Шул сәбәпле чокырлар да күп, – ди ул.
Әйтүенчә, быел югарыда санап узган юнәлешләрдә ремонт өчен 550 тонна кайнар асфальт тотканнар. Биектау ягында гына 205 тонна күләмендә җәяргә туры килгән. Җитәкче уй-теләге белән дә уртаклашты.
– Юлдагы павильоннарга, юл кырыйларына чүп-чар ташлап калдыручылар бар. Һәр атнаның бер көнен шуны җыюга багышлыйбыз. Хәзер чүпне авылга килеп махсус җыючылар да бар бит югыйсә, – дип көрсенә.
Чынлыкта, чүп-чарны машинада баручылар ташлап яки дамба кырыена куеп калдыра. Ә үзе юлдагы чокырга төшеп менсә, сүгенә, юл хезмәтен сүгә башлый... Җәмәгать, сез шул чүпне ташлап калдырмасагыз, “юлчы”лар үз хезмәтләрен башкарырлар, сезнең чүпне җыеп йөрмәсләр иде. Машинагыз да чокырга төшеп менмәс иде. Азрак аң булыгыз инде!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев