Авыр тойгылар уята
Җәмгыять

Авыр тойгылар уята

Телевизордан кайсы каналны ачсаң да, авыру сабыйларны, аларны дәваларга зур суммалар таба алмаудан гаҗизләнгән әти-әниләрне күрсәтәләр.

Илсур ШАКИРОВ,  Олы Мәңгәр авылы
Күңелдә авыр тойгылар уяна. Бу авыру балаларны зур суммага чит ил табиблары дәваларга алына. Ә бездә медицина түбәнрәк микәнни? Хөкүмәтнең авыру сабыйларны карарлык та акчасы юк микәнни? Ә гади халык, үзенең тормыш хәле начарая баруга карамастан, авыру сабыйларга акча җыя...
Мөмкинлегем булса, мин бу сабыйларны бюджетка куеп, депутатларны, чиновникларны халыктан хәер җыярга мәҗбүр итәр идем.

 


Нет комментариев