8 июль (шимбә). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 19.30 сәгатьтә калка, 2.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.16 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашаудан тыелу яхшы, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.
Җир җиләге
Җир җиләге С, Е, В витаминнарына, марганец, калий, бакыр, кальций, кобальт, молибден, йодка бай. Җиләктәге углеводлар матдәләр алмашын активлаштыра һәм организмны үз күзәнәкләрен тизрәк яңартырга мәҗбүр итә. Җир җиләге аппетитны һәм ашкайнатуны яхшырта, тирне һәм бәвелне куа, тоз алмашын нормага сала, сусауны баса, канны сыегайта, дисбактериозны дәвалый, организмнан токсин һәм шлакларны чыгара, шулай ук стафилококк, стрептококк, пневмококкларны, грипп вирусларын үтерә. Сезон вакытында көн саен җир җиләге ашасаң, кан тамырларының тышчалары һәм иммун система ныгый, кан басымы нормальләшә. Җиләктәге кузгалак кислотасы энергияне арттыра. Кандагы шикәр микъдарын киметкәнгә, аны хәтта диабеттан интегүчеләргә дә ашарга киңәш итәләр. Җир җиләге организмнан артык сыеклыкны чыгара, шуңа ябыктыра. Атнасына 1 тапкыр җиләк кенә ашап тору бик файдалы.
9 июль (якшәмбе). Шәүвәл аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.14 сәгатьтә калка, 3.35 сәгатьтә бата. 8 сәгать 08 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.14 сәгать.
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
Тархун шифасы (1)
Тархун (эстрагон) яфракларын киптереп төеп, 1 өлеш порошокка 3 өлеш бал кушалар һәм дерматит, экзема булганда, тирегә сөртәләр. Тиз арыганда, 1 аш кашыгы кипкән үләнне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр. Радикулит булганда, 20 г үләнне ваклап, 100 г атланмайда сүрән утта берничә минут пешерәләр, яхшылап болгаталар. Суыткычта саклыйлар. Билгә ышкыйлар.
10 июль (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 20.50 сәгатьтә калка, 4.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.11 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Тархун шифасы (2)
Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә, бер уч төелгән эстрагон порошогын 500 мл әчегән сөткә кушып болгаталар да, марляга сылап, киңәйгән тамыр өстенә куялар, целлофан белән урыйлар һәм аякны бераз өскә күтәреп яталар, 30 минуттан компрессны алалар. Йокысызлыктан интеккәндә, 1 аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, шуңарда сөлгене чылатып, җиңелчә генә сыгалар да, йоклар алдыннан башка урыйлар.
11 июль (сишәмбе). Шәүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.20 сәгатьтә калка, 5.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.09 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
12 июль (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 21.46 сәгатьтә калка, 6.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.07 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
Чөгендерле кефир
Канны, тамырларны чистарту өчен, 1 стакан кефирга 2 аш кашыгы чөгендер согы, ярты лимон согы, 2 аш кашыгы изелгән караҗиләкне кушып, көненә 2 тапкыр ач карынга эчәләр.
13 июль (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 22.09 сәгатьтә калка, 7.53 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.04 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Яфрак сихәт бирә
Остеохондроз булганда, җәймәгә калын итеп яшь каен яфрагы түшиләр дә, шуңа төренеп, 1 сәгать яталар. 2-3 атна буе көн саен шулай дәваланалар, бу вакытта юкә чәчәге, сары мәтрүшкә төнәтмәләре эчү дә файдалы.
14 июль (җомга). Шәүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 22.30 сәгатьтә калка, 9.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.
Солы кәтлите
3-4 бәрәңге, 1 баш суган, 2-3 бүлем сарымсак, ярты стакан солы ярмасы (хлопья), тоз, яшел укроп һәм петрушка кирәк. Солы ярмасына әз генә кайнар су кушып, бүрттерергә куялар. Бәрәңгене угычтан уалар, суган һәм сарымсак, яшел үләннәрне вак кына турыйлар, шулар янына солы ярмасы, тоз кушып болгаталар да, бераз тоткач, коймак кебек кыздыралар.
Нет комментариев