Балалар өчен - куаныч
Җәмгыять

Балалар өчен - куаныч

Иске Өҗем авылында балалар мәйданчыгы төзеп, куллануга тапшырдылар.

Авыл җирлеге башлыгыннан шул хакта сораштык. "Үзара салым акчасына булдырдык. Барысы 280 мең сумга төште. 8 төрле объекты гына бар. Гомумән, бик матур килеп чыкты", - ди ул.

Урыны да матур җирдә булган - мәдәният йорты янына, мәчет каршына урнаштырганнар.

Фото Иске Өҗем авыл клубы сайтыннан алынды.


Нет комментариев