Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бензин бәясе рекордлы дәрәҗәгә җитте

Монополиягә каршы федераль хезмәт фаразлавынча, якындагы 10 елда Россиядә ягулык бәяләре инфляциягә караганда тизрәк артачак.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә бензинны күпләп сату бәясе ноябрь уртасында рекордлы дәрәҗәгә җитте, дип яза «Российская газета».

Әйтик, 7-13 ноябрь көннәрендә АИ-92 маркалы бензинның тоннасы - 42 мең 850 сум (2,3 процент), АИ-95 маркалы бензинның тоннасы 44 мең 990 сумга (1,7 процент) күтәрелде. Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы мәгълүматлары әнә шундый.

Бәяләр «Газпром нефть»нең Мәскәү нефть эшкәртү заводындагы бер җайланмасы эштән туктау аркасында арткан. Ул ноябрь урталарында яңадан эшли башларга тиеш, дип яза «Коммерсант».

Монополиягә каршы федераль хезмәт фаразлавынча, якындагы 10 елда Россиядә ягулык бәяләре инфляциягә караганда тизрәк артачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/14/152277/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев