Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер очрашу үзе бер гомер - Әтнә укытучыларын хөрмәтләделәр

Һәр елның 1 октябрендә «Өлкәннәр көне»н билгеләп үтү матур традициягәә әверелде. Быел мәктәбебез коллективы безнең өчен искиткеч матур бәйрәм оештырды. Бер күрешеп аралашып, күңел ачып кайту үзе бер гомер бит. Бик шатланып бардык. Мәктәпнең ишегеннән кергәндә үк кунакчыл йөз, ягымлы сүз белән каршы алучы Розалия Камилевнага, Светлана Илдусовнага рәхмәт хисләре...

Һәр елның 1 октябрендә «Өлкәннәр көне»н билгеләп үтү матур традициягәә әверелде. Быел мәктәбебез коллективы безнең өчен искиткеч матур бәйрәм оештырды. Бер күрешеп аралашып, күңел ачып кайту үзе бер гомер бит. Бик шатланып бардык. Мәктәпнең ишегеннән кергәндә үк кунакчыл йөз, ягымлы сүз белән каршы алучы Розалия Камилевнага, Светлана Илдусовнага рәхмәт хисләре уяна. Кояштай якты йөзе белән балкып мәктәпнең тәрбия эшләре җитәкчесе Динә Раифовна кочаклап алды үзебезне. Күңелләр тулып китте. Башлангыч сыйныфларның тәҗрибәле әйдәп баручы укытучысы Алия Шайдулловнага рәхмәтем зур. Өлкәннәргә һәрвакыт җылы караш, зур игътибар күрсәтә. Гомумән, мәктәбебез укытучылары затлык, кешелекле, ярдәмчел кешеләр.
Залга килеп кергәч тә бәйрәмчә атмосферада үзенә җәлеп итә. Як-якка күз салып, бераз аралашып алганнан соң, мул итеп әзерләнгән өстәл артларына кереп урнаштык.
Озак еллар дәвамында мәктәпнең бәйрәм кичәләрен, тантаналы чараларны зур осталык белән алып баручы Розалия Камиловна бүген дә бәйрәмне башлап җибәрде. Аның тирән хисләр аша җиткергән һәр сүзе күңелләрдә якты эз калдырды. Мәктәп директоры Гөлүсә Илдаровна барыбызны да «Өлкәннәр көне» белән котлады. Бүгенге көндә мәктәп тормышына, коллективның уңышларына, алда торган бурычларга тукталып китте. Үз эшенә һәрвакыт зур җавапчылык белән караучы профсоюз оешмасы җитәкчесе Светлана Илдусовна да барыбызны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләр юллады.
Без, өлкәннәр, мәктәп коллективының ирешкән һәр һәр уңышына куанабыз, аның элек-электән яуланып килгән дәрәҗәсенең саклануына ышанып калабыз.
Әтнә мәктәбенең заман белән бергә уңышлы гына атлап баруында, әлбәттә, үзенең бар гомерен мәктәпкә багышлап, вакыт белән исәпләшмичә, үз-үзен аямыйча эшләүче киң эрудицияле, зур тәҗрибәле белгеч, элеккеге мәктәп директоры Илсукр Шакировның роле гаять зур. Коллектив моны һәрвакыт истә тота. Һәм бүгенге кичәдә аңа багышлап әзерләнгән видео-презентация бик урынлы булды. Күңелләр тулды, хатирәләр яңарды. Рухы шат булсын мәрхүмнең. Илсур Шакировичның ике баласы да мәктәп коллективының намуслы укытучыларыю Әтиләре күрсәткән юлдан туры атлыйлар.
Мәктәпнең сәнгатькә сәләтле укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын карап, күңелләребезне юаттык. Ашап-эчеп сыйланганнан соң командалар арасында ярышлар оештырылды.Уен-көлне, шаярулар күп булды.
«лкән укытучыларга сүз бирелде.Рита Сабировна кыскача мәктәпнең тарихына тукталып китте. Әтисе Садыков Сабир абыйның 1939нчы елда Әтнә мәктәбе директоры булып эшли башлавын искә ала. Ул чордагы мәктәп тормышының шартларын хәзер күз алдына китерүе дә кыен. Илебез азатлыгы өчен көрәштән исән килеш кайта алган булса, Сабир абый үз эшен дәвам иткән булыр иде. Кызганычка каршы 1945 елның мартында ул Польшада сугыш кырында ятып кала. Ул гомердән бирле кемнәр генә җитәкләмәгән Әтнә мәктәбен. Алар безнең тарихыбыз. Мәктәп музеенда без алар белән таныша алабыз. Барысының да урыннары җәннәттә булсын. Бүгенге бәйрәмдә Шәрипов Әхмәт абый җитәкчелегендә эшләгән пенсионерлар шактый иде. Тумыштан директор дип соклана идек без аңа. Аның янәшәсендә кулга-кул тотынып эшләүче ЗАкиров Камил абый, Нәҗипов Госман абыйлар иң көчле һәм югары дәрәҗәдәге педагоглар иде. Аларны һич онытырлык түгел, авыр туфраклары җиңел, рухлары шат булсын.
Рита Сабировнаның рәхмәт сүзләреннән соң үз фикерләрен әйтеп чыгыш ясаучы өлкән укытучыларыбыз шактый булды. Саймә Назиповна, Карам Галимуллович, Зәлфирә Загидулловна, Сания Котдусовна, Фәрдия Хәкимовна үзләренең җыйнак кына чыгышларында эшләп килүче коллективка рәхмәт белдереп, зур уңышлар теләделәр. Фәрдия Илгизовнаның ветераннарга ӑсалган тирән мәгънәле чыгышыннан соң Розалия Камиловна йомгаклау сүзләрен әйтеп, изге теләкләр юллады. Барыбыз бергә фотога төштек. Машиналарга утыртып безне өйләргә озаттылар. Бик канәгать булып калдык. Коллективка авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев