Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер җылы сүз, ягымлы караш җитә

2000 елның декабреннәән алып бүгенге көнгә кадәр хәйрия марафоны изге күңеллеләрне бер йомгакка туплады. Менә 17 тапкыр әлеге чараны районда зурлап билгеләп үтәбез. Декада ункөнлеге уңаеннан районда төрле чаралар узды. Шунысы шатландыра быелгы марафон да райондашларыбызны битараф калдырмады. Һәрвакыттагыча мәктәпләр, оешмалар, күмәк хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, гомумән һәркем көченнән килгәнчә, әлеге...

2000 елның декабреннәән алып бүгенге көнгә кадәр хәйрия марафоны изге күңеллеләрне бер йомгакка туплады.

Менә 17 тапкыр әлеге чараны районда зурлап билгеләп үтәбез. Декада ункөнлеге уңаеннан районда төрле чаралар узды. Шунысы шатландыра быелгы марафон да райондашларыбызны битараф калдырмады. Һәрвакыттагыча мәктәпләр, оешмалар, күмәк хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, гомумән һәркем көченнән килгәнчә, әлеге акциягә үз өлешен кертте.

Чыннан да бу кешеләр барыннан да бигрәк, кайгырту һәм безнең тарафтан зур игътибарга мохтаҗ. Хәйрия концертында булыпа кайткач, әлеге хакыйкатькә ныграк инанасың. Аллаһы Тәгалә тарафыннан зур сынауларга дучар булсалар да, тормыштан ямь табып яши белүләре белән аларга карап сокланып кайттык.

Быел да концерт Әтнә дәүләт драма театры бинасында узды. Концерт барышында берсеннән-берсе үзгә номерлар күрсәтелде. Моңарчы Әтнә тамашачасына таныш булмаган талантлар да бар иде. Тамашачы аларны алкышларга күмде. Концерт номерлары сәхнәгә чакырылган мөмкинлекләре чикле булган балаларга бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды. Иң беренче булып сәхнзгзә күтәрелгән Илназ Гайфуллинның хыялын район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев тормышка ашырды. Илназ батудта сикерергә тели икән. Хәер, табиблар да аңа әлеге җиһазда сикерергә тәкъдим иткәннәр. Аннан соң сәхнәгә чыккан Илүзә Галиахметова, Азалия Гатиятуллина да һәркемнең күңед кыддарын тибрәндерде. Аллаһы Тәгалә һәркайсын ярдәменнән ташламасын иде. Шулай ук Идьмир Хисматуллин белән Айгөл Нигъмәтҗанованың да теләкләре тормышка ашты. Аларга дигән бүләкне алырга әниләре сәхнәгә күтәрелде. Сәхнәдә күрсәтелгән видео проектта карап, әлеге балаларны язмышлары белән танышкач, физик яктан мөмкинлекләре чикләнсә дә, алар рухи яктан көчле булулары белән күп кенә сәламәт кешеләргә үрнәк. Безгә алардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле, дип уйлап куйдым.
Инвалидлар декадасы кысаларында "Чын йөрәктән" хәйрия фондына бүгенге көндә дә акча күчерүләр дәвам итә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев