Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәм реестрга теркәлгәннәргә ташламалар каралган

Федераль салым хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары бердәм реестры операторы булып тора.

Ул ачык мәгълүмат базасы. Аның ярдәмендә предприятие яки шәхси эшмәкәрнең кече яки урта эшмәкәрлеккә караганмы – юкмы икәнлеген белергә була. Бердәм реестрга кергәннәргә гамәлдәге законнар нигезендә ташламалар каралган. Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне бердәм реестрга кертү һәм аннан алу, салым органнарында агымдагы елның беренче июлендә булган мәгълүматлар буенча башкарыла. Шуңа кадәрге бер ел эчендә предприятие һәм шәхси эшмәкәрдә эшләүчеләр исемлеге, аларны реестрга теркәү өчен төп документ булып санала. Документларны вакытында тапшырмавы, аларны ЕРСМСПдан алуга сәбәп була.
Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, салым органнары барлык эшмәкәрләргә дә үзләрендә эшләүчеләр исемлеген Россия Федераль салым хезмәтенең «Ачык мәгълүматлар» («Открытые данные»), яки «Үтә күренмәле бизнес» («Прозрачный бизнес») онлайн-сервисына кереп тикшерергә тәкъдим итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев