Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Берсе – кояш, берсе – ай

Хөрмәтле газета укучылар! Чираттагы фотобәйгене игълан итәбез. Исеменнән үк аңлагансыздыр, фотобәйге игезәкләргә багышлана. Районыбыз әлләни зур булмаса да, игезәкләр күп бездә. Аларның бер-берсенә тамчы су кебек ошаганнары да, икесе ике төрле булганы да, кыз һәм малай туганы да бар. Шундый игезәкләрнең фотоларын редакциябезгә юллагыз. Алар хакында кыскача гына мәгълүмат та...

Хөрмәтле газета укучылар! Чираттагы фотобәйгене игълан итәбез. Исеменнән үк аңлагансыздыр, фотобәйге игезәкләргә багышлана.

Районыбыз әлләни зур булмаса да, игезәкләр күп бездә. Аларның бер-берсенә тамчы су кебек ошаганнары да, икесе ике төрле булганы да, кыз һәм малай туганы да бар. Шундый игезәкләрнең фотоларын редакциябезгә юллагыз. Алар хакында кыскача гына мәгълүмат та язарга онытмагыз. Кызыклы хәлләргә тарысагыз, ул хакта да язарга мөмкин. Фотоларыгызны көтәбез. "Әтнә таңы" сайтында да әлеге фотолар белән танышып бара аласыз.

Ильмира һәм Ильнара Әхмәтовалар, Күәм авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшиләр. Гөлсинә һәм Реваль Әхмәтовлар гаиләсендә дөньяга килгәннәр.1993нче елгылар.

Әлфия Гайнетдинова һәм Зөлфирә Әскарова (Сираҗиевалар). Әлфия Гайнетдинова Казанда, Зөлфирә Әскарова Олы Әтнә авылында гомер кичерәләр. Бибиасма белән Фәйзрахман гаиләсендә 1937 елда дөньяга килгәннәр. Ильмира һәм Ильнара Әхмәтовалар Зөлфирә апа Әскарованың оныклары.

Ринат һәм Ришат Гатаулиннар. Күәм авылында яшәүче Рафия белән Илнар Гатаулиннарның өченче балалары. 2014 нче елгылар.

Әдилә белән Диләрә Әхмәтхановалар. Түбән Шашы авылыннан. 4 яшь.

2003 нче елның 17 июлендә Ташчишмә авылында яшәүче Алсу һәм Ринат Әскәровлар гаиләсендә игезәкләр Булат һәм Азат туа.

Ике шатлык булып туды
Берьюлы ике малай,
Тормыш кугендэ балкыган
Берсе - кояш, берсе - ай.
Бүгенге көндә алар Иске Өҗем төп мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыйлар.
(сулда-Булат, уңда-Азат)

Без, Олы Әтнәдә яшәүче Гөлнара белән Равил Җәләлетдиновларнын кызлары Эльвира белән Эльмира. Хәзерге көндә икебездә кияуүә. Эльвира Әтнәдә, ә Эльмира Арча шәһәрендә тормыш итәбез. Эльвира Ранель исемле малай, Эльмира Амелия исемле кыз тәрбияләп үстерәбез. Әлеге вакытта Эльвирабыз Әтнә дәүләт драма театрында эшли, Эльмирабыз бала ялында. Икебез ике районда булуга карамастан без бер-беребезгә бик якын, аралашып торабыз. Үзебезне игезәкләр икәнебезне тоеп яшибез.

Ранил белән Данир. Күлле Киме авылында яшәүче Мортазиннар гаиләсендә 2013 елда 3 нче һәм 4 балалар булып дөньяга киләләр. Бәйгенең исеменә дә туры килеп торалар. Берсе - кояш, берсе - ай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев