Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Без бергә”- әзерләнәбез...

Быел да "Без бергә" республикакүләм балалар фестивале үз эшен башлап җибәрде. Аның максаты - мәктәп яшендәге балаларны татар халкының мәдәнияте, иҗаты белән таныштыруга, аны өйрәнеп башкаруга юнәлтүдә; фольклор иҗатына игътибар бирүдә, шулай ук татар халкының кул эшләрен өйрәнеп, аңа яңалык кертү дә... Кыскасы, Мәгариф һәм фән министрлыгы учредительлегендәге бу фестивальнең...

Быел да "Без бергә" республикакүләм балалар фестивале үз эшен башлап җибәрде.

Аның максаты - мәктәп яшендәге балаларны татар халкының мәдәнияте, иҗаты белән таныштыруга, аны өйрәнеп башкаруга юнәлтүдә; фольклор иҗатына игътибар бирүдә, шулай ук татар халкының кул эшләрен өйрәнеп, аңа яңалык кертү дә... Кыскасы, Мәгариф һәм фән министрлыгы учредительлегендәге бу фестивальнең максаты да, эчтәлеге дә күпкырлы. Мәктәп укучыларының халык иҗаты фестивале кысаларында нәфис - эстетик белемнәре артачак. Халык мәдәниятенә, Россия халыклары традицияләренә карата хөрмәт тәрбияләнер, этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, балаларда милли мәдәнияткә карата кызыксыну уяныр дип тә көтелә.

- Районыбызда "Без бергә" фестиваленә әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Үзебезнең район мәктәп укучылары арасында бу фестивальнең район этабын 21 март көнне үткәрербез, дип уйлап торабыз. Ә 16 апрельдә сайлап алган укучыларны фестивальнең зона этабына Сабага алып барырга уйлыйбыз...- ди мәктәптән тыш эшләр үзәгенең әйдәп баручы белгече Райлә Фәхретдинова.

Яңа талантлар табуда, аларны тәрбияләүдә бу фестивальнең роле зур булыр дип ышаныйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев