Җәмгыять

Бүген буран, бозлавык һәм томан көтелә

Җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитәргә мөмкин.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда буран, бозлавык һәм томан булуы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез Татарстан башкаласында юеш кар, урыны белән бозлавык, томан, көндез буран булуы көтелә.

Җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитәргә мөмкин.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/05/153670/


Нет комментариев