Бәйләнеш Йолкы, җил, кой яфракларны түшәк ит җиргә салып. Яңарышка әзерләнсен табигать шәрә калып. Тормасын саргайган яшәү эленеп агач башында. Яңа гомер урын даулый килер язлар каршында. Гомер бакый шулай булган- китеп барган килгәннәр. Яңа туыш, яңа балкыш- кабатлана шул мәлләр. Бу - галәм чиксезлегендә фасыллар әйләнеше. Туу-үлем, сабый-нәсел... Чор-чорга...
Бәйләнеш
Йолкы, җил, кой яфракларны
түшәк ит җиргә салып.
Яңарышка әзерләнсен
табигать шәрә калып.
Тормасын саргайган яшәү
эленеп агач башында.
Яңа гомер урын даулый
килер язлар каршында.
Гомер бакый шулай булган-
китеп барган килгәннәр.
Яңа туыш, яңа балкыш-
кабатлана шул мәлләр.
Бу - галәм чиксезлегендә
фасыллар әйләнеше.
Туу-үлем, сабый-нәсел...
Чор-чорга бәйләнеше.
Нет комментариев