Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм белән, укытучым!

Без быел инде зурлар. Башлангыч клсста укыган 4 ел артта калды. 5 нче сыйныфта безгә төрле фәннән төрле укытучы белем бирә. Алар барысы да үз фәннәренең остасы. Әмма 5 нче класста "4"ле - "5"ле билгеләренә өлгерүебез белән без башлангыч укытучысы Сөләйманова Наилә Тәлгать кызына бурычлы. Наилә апа бик таләпчән һәм...

Без быел инде зурлар. Башлангыч клсста укыган 4 ел артта калды. 5 нче сыйныфта безгә төрле фәннән төрле укытучы белем бирә. Алар барысы да үз фәннәренең остасы. Әмма 5 нче класста "4"ле - "5"ле билгеләренә өлгерүебез белән без башлангыч укытучысы Сөләйманова Наилә Тәлгать кызына бурычлы.

Наилә апа бик таләпчән һәм гадел укытучы. Ул сәбәпсез берәүне дә әрләми, юкка гына мактамый. Без аның белән уңышка ирешү өчен бик күп тырышырга кирәклеген үзләштердек. Төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар яуладык.

Шулай да иң күңеллесе - мәктәптә үткәрелгән бәйрәмнәр. Наилә апа белән бергәләшеп әти-әниләргә бүләкләр ясадык, әбиләребезне мәктәпкә кунакка чакырдык. Укытучыбыз безне өлкәннәрне хөрмәтләргә, кечкенәләргә ярдәм итәргә өйрәтте.

Наилә Тәлгатовна бик күпләрнең яраткан укытучысы. Мин аны һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәм. Бу мәкаләм укытучыма бүләк булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев