Чембулатта котыру авыруы табылган
Районыбыз Марий Эл белән чиктәш. Күп еллар элек, кайбер авыллардагы мөгезле эре терлекләрдә котыру чире таралу турында сорашкач, моны шәхси хуҗалыкларның нәкъ менә шул күршеләрдән документсыз, авыру бозаулар алып кайтуы белән бәйләделәр. Соңгы мәгълүматларга караганда, Чембулатта да котыру авыруы табылган. Әлбәттә, бу хакта беренче чиратта Яңа Шашы авыл җирлеге җитәкчесе...
Районыбыз Марий Эл белән чиктәш. Күп еллар элек, кайбер авыллардагы мөгезле эре терлекләрдә котыру чире таралу турында сорашкач, моны шәхси хуҗалыкларның нәкъ менә шул күршеләрдән документсыз, авыру бозаулар алып кайтуы белән бәйләделәр.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Чембулатта да котыру авыруы табылган. Әлбәттә, бу хакта беренче чиратта Яңа Шашы авыл җирлеге җитәкчесе Марат Сабирҗановтан сораштык.
- Булды андый хәл. Чыганагы песи булган дип таптык, - диде ул.
Бу хәл буенча районның ветстанция җитәкчесе Рөстәм Һашимов та аңлатма бирде.
- Котыру авыруы авылның кечкенә генә бер урамында теркәлде. Әлегә урамда карантин игълан ителде. Бу урамдагы терлекләргә укол кададык, ә песинең авыру булуы лаборатория тикшеренүләре аша расланды, - диде ул.
Җитәкчедән авыруның песигә ничек иярүен дә сораштык. Аның җавабы күпләр өчен яңалык булыр, мөгаен.
- Авыруны төп таратучыларның берсе - тычкан, -ди баш мал табибы.
Авыру чыганагы табылып карантин игълан ителгәннән соң, билгеле бер вакыт узарга тиеш, ул шуннан соң гына Татарстан Президенты Указы нигезендә бетереләчәк. Шарты - котыру авыруының соңгы очрагыннан соң 2 ай вакыт узарга тиеш. Әлегә көтәргә кала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев