Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Читтән килүченең күзенә күренә

Татарстан хөкүмәте авыл хуҗалыгы техникасының төзеклеген тәэмин итүне иң мөһим бурычларның берсе дип саный. Ә бүгенге көндә көн кадагында - азык әзерләү техникасы. Бу уңайдан Әтнә һәм Арча районнары буенча "Гостехнадзор"ның баш дәүләт инженер-инспекторлары Рафил Сабиров һәм Габделхак Касимов безнең район юллары, шулай ук хуҗалыкларның машина-трактор парклары буйлап уртак рейд...

Татарстан хөкүмәте авыл хуҗалыгы техникасының төзеклеген тәэмин итүне иң мөһим бурычларның берсе дип саный.
Ә бүгенге көндә көн кадагында - азык әзерләү техникасы. Бу уңайдан Әтнә һәм Арча районнары буенча "Гостехнадзор"ның баш дәүләт инженер-инспекторлары Рафил Сабиров һәм Габделхак Касимов безнең район юллары, шулай ук хуҗалыкларның машина-трактор парклары буйлап уртак рейд уздырдылар. Әлеге тикшерү "Трактор-прицеп" операциясе кысаларында үтте.
- Барысы 12 берәмлек үз йөрешле һәм прицеплы техниканы тикшердек. Җит­ди булмаса да, вак-төяк кимчелекләр бар, - ди­ләр алар.
Кимчелекләр нигезендә административ хокук бозулар буенча 5 протокол да төзегәннәр.
Трактор гел күз алдында, һаман тикшерелеп тора. Ә менә трактор арбалары еш кына игътибардан читтә кала. Әнә бит, "Дусым", "Уңыш" хуҗалык­ларында да тиешле доку­ментларсыз арбалар бар­лыгы ачыкланган. Бу уңай­дан, "Кимчелекне чит­тән килүченең күзе яхшырак күрә", мәкален искә төшерү урынлы булыр.
- Техниканың төзек, тиешенчә комплектланган булуы аеруча тракторчы өчен мөһим. Кызганычка каршы, бу проблемага салкын караучылар да бар, - ди Рафил Сабиров.
Бүгенге көнгә "Гостехнадзор"да теркәлгән 1000ләп техника бар. Төгәл әйтеп булмый, бу сан гел үзгәреп тора. Әмма шу­нысы бәхәссез, трактор һәм арбаларда утлар, як­тылык кайтаргычлар бу­лырга тиеш. Утсүндергеч һәм "аптечка" белән комплектлашкан булулары мөһим.
Республика районнарында әледән-әле югарыда санап узган ат­ри­бутлары булмау сәбәпле, фаҗигаләр теркәлеп тора. Игътибарлы булыйк! Мондый тикшерүләр әле дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев