Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чынлап та йөрергә бик читен...

Кышны көтеп алабыз, кар-бураны да рәхәт, тик юлларга чыксаң, елыйсылар килә.

 Талканланган кар белән тулды авыл эче. “Ник эттермиләр икән бу юлларны, район үзәгендә яшибез, эшли торган тракторлары да, җаваплы оешмалары да бар югыйсә, дип сөйләшә халык. Моң-зар белән социаль челтәр дә тулды.

“Әй, юлларыгыз, рәхәтләнеп кайттык, каралган, чистартылган, элекке юллар түгел инде...”- башкаладан кайткан кунаклар исә район авыллары арасындагы юлларыбызны мактыйлар. Тыңлавы шулкадәр рәхәт, бер юлга - ике караш, чынлап та авыл арасындагы юлларыбыз ялт итеп тора, чистартылган, тиешле катнашмасы сибелгән. Тәүлегенә 3 смена эшләгән“Татавтодор”ның Арча участогы, Әтнә бүлекчәсе юлчылары хезмәте бу. 4 КамАЗ, 2 грейдер, 3 Беларус тракторы йөреп тора район юлларында. 37 кеше эшләгән коллективның 26 юлчысы юлда хезмәт куя. “ 2 машина - өч смена, калганнары ике смена эшли, кар-буран булса барлык техника юлга чыга, - ди оешма җитәкчесе Зәлфәт Нур улы Хәмитов. Бүгенге көнгә юлларга 600 тонна тозлы-комлы катнашма сибелгән. Кыш өчен бу катнашма 3700 тонна әзерләнгән.”Анысы җитмәсә 50 тонна тоз бар, катнашманы үзебез ясыйбыз”,- диләр юлчылар. Техникалары да, аларга салырга ягулык та бар. Тәртип булган җирдә зарланмыйлар. “Аллага шөкер, дисциплина әйбәт, шыпырт кына сөйләшәбез, кычкырып сөйләшкән дә юк”, - ди коллективыннан канәгать җитәкче. Элеккеләренә Кызыл Утар, Яңа Җөлби, Кишет юллары өстәлсә дә, авырсынган кеше юк. “Техника йөреп торсын”, диләр. Ә алар иртәнге өчтән чыгып, Әтнәнең әйләнгеч юлыннан эшләрен башлыйлар.

Район үзәген дә шулай чиста итеп күрәсе килә.

Ниһаять, бүген чистарттылар Олы Әтнә авылы эчендәге юлларны, Аллага шөкер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев