Дамбаны ярган, ике күпер су астында
Районыбызның ике дистәдән артык хуҗалыгы булган Үртәм авылында яшәүчеләрнең хәле мактанырлык түгел бүген. - Авыл яши әле бүген, урамыбызга таш җәелгәнлектән, авыл эчендә йөреп була. Менә дөнья белән бәйләнеш читенрәк. Әле Аллага шөкер, ипи сатучыларыбыз килә. Дамбаны су ярган, дип ишетәбез, хәлләр мөшкелләнә инде. Мәктәп укучыларына читен. Аларга Күлле Киме...
Районыбызның ике дистәдән артык хуҗалыгы булган Үртәм авылында яшәүчеләрнең хәле мактанырлык түгел бүген.
- Авыл яши әле бүген, урамыбызга таш җәелгәнлектән, авыл эчендә йөреп була. Менә дөнья белән бәйләнеш читенрәк. Әле Аллага шөкер, ипи сатучыларыбыз килә. Дамбаны су ярган, дип ишетәбез, хәлләр мөшкелләнә инде. Мәктәп укучыларына читен. Аларга Күлле Киме мәктәбенә барыр өчен ике күпер аша үтәсе бар. Ике күпер дә бүген су астында. Ат та, җиңел машина да йөри торган түгел. Зиратка да юл өзелде, буа китте. Берүк исән-сау булып торсак иде инде юллар төшкәнче, күмә алмый тилмерерләр. Хәлебез шундыйрак...- дип таныштырды бүген авыл халкы.

- Әле бит аның фельдшеры да юк, күрше авылда эшләгәч, кайчан кайтканын да белеп булмый, үлә калсаң, сеңелем, зират ягына чыгарга басмасы да юк бит, яз-көз үләргә язмасын, дип телибез. Казак Үртәме ягына карга да очмый, дип тиккә сөйләшми халык- диләр атнага ике килгән кибеткә җыйналган өлкәннәр. - Һай бер җитәкчене китерәсе иде, күреп китсен иде бу юлларны. Берәр атнадан бәлки юл төшәр инде. Тик юл кипмичә, чәчү бетмичә зиратка юл ачылмас инде".
.jpg)
Авылны бетүче авыллар исемлегенә кертергә иртәрәк. Монда күпчелек олы яшьтәгеләр булса да, яшь гаиләләр, өч бала үстерүче яшь гаиләләр дә бар. Мәктәп укучыларына да рәхәт түгел. Мондый пычрак-мәхшәрне без, район халкы күптән оныттык инде. Шөкер итмәсәгез, Үртәмгә барып карау кирәк.

фотода - Каенсар авылына бара торган юл.
Иң кыены Күлле Киме мәктәбенә йөреп укучы балаларга булып чыга. Бер яктан, ял итәләр, язгы каникул дәвам итә, икенче яктан уку кала.
- Безнең Күлле Киме мәктәбенә Үртәмнән 5 бала килеп укый. Шул бишнең берсе - 9 сыйныф укучысы- "ОГЭ" бирүче. Берсе 6 сыйныф укучысы, өчесе- 8 сыйныф укучылары. Үртәм авылы уңайсызрак урында урнашкан, кышын да, язын да, көзен дә дигәндәй. Без үзебезчә бу авыл балаларының хәленә кереп, укучыларны мәктәпкә йөртүче кеше билгеләдек, ул машина белән дә, ат белән йөртә һәм мәктәп балаларны мәктәпкә йөрткән өчен бу кешегә акча түли. "Йөреп булмый, юл өзелде",- диде. Өзеклек күпмегә барыр, билгесез...- ди Күлле Киме мәктәбе директоры Рәдис Рәшит улы Хәмидуллин.
- 9 сыйныф укучысының хәле читен икән, "ОГЭ" бит дим...
- Анысы килә аның. Ул баланы әтисе эшкә Кимегә менгәндә, Каенсар авылы аша, әйләнгеч юлдан алып менә...- ди директор.
Өч филиалын да кушып, Күлле Киме мәктәбендә бүгенге көндә 53 укучы белем ала. Филиал булып башлангыч мәктәпләр санала. Үртәм мәктәбендә - 3, Ары мәктәбендә -3, Бактачы мәктәбендә 1 бала укый әлеге көндә.
- Бактачыга юл читенлеге бар, анда ничә бала?- дип сорыйм директордан.
- Бактачыдан 1 укучыбыз килә, әтисе йөртә.
- Аңа да үз баласын мәктәпкә йөрткән өчен акча түлисезме?- дим.
- Юк. Акча түләү Үртәм белән генә бәйле. Аптырагач шулай эшләп карадык...- ди ул.
Менә шундый хәлләр. Үртәм авылы бүген үз хәлен үзе белә. Хәер, күптәннән үзе белә.
Дөрес, Күәм авыл җирлеге дә бу хакта уйламый түгел, уйлана. Тик юл проблемасын бер көндә генә хәл итеп булмый. Бүгенгә түзәргә туры килә.
Сүрия Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев