Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дамир Фәттахов "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде

Әңгәмәнең тулы версиясе 29 сентябрьдә sntat.ru интернет-ресурсында дөнья күрде.

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен интервью бирде.

Әңгәмә барышында Фәттахов яшьләр инфраструктурасындагы үзгәрешләр, кадрлар белән эшләү һәм яңа министрлыкның формалашуы кебек темаларны кузгатты. Шулай ук яшьләр арасындагы каршылык белдерүт күренешләре һәм аларга альтернатив фикерне җиткерүнең әһәмияте хакында да сүз барды.

Моннан тыш, министр ведомствоның нәтиҗәлелегенә бәйле критерийлар һәм Татарстан яшьләренең таләпләре белән уртаклашты.

Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында 29 сентябрьдә дөнья күрде. Интервьюның видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин.

Телевизион версиясе исә «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан КВНчыларын «Беренче канал»га этәрү өчен барысын да эшләячәк. Бу турыда “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюда ведомство җитәкчесе Дамир Фәттахов әйтте.

“Югары лига командасына килгәндә, бездә хәлләр яхшыдан түгел. Мин КВН иҗтимагый оешмасының элеккеге кебек гөрләп эшләвен һәм безнең команданың "Ак Барс", "Рубин", "Динамо" командалары кебек республиканы танытуын телим. Элек бөтен илгә танылган “Дүрт татар” бренды бар иде”, - дип искә алды Фәттахов.

Шул ук вакытта республикада КВН юкка чыга, дип әйтеп булмый. “Киресенчә, киң колач җәя һәм лигалар да эшли. Татарстан лигасы һәм Сәнәгать предприятиеләре лигасы. Хәрәкәт бар. Бу үзеңне күрсәтү һәм иҗади потенциалны үстерү, социаль лифт мөмкинлеге. Шул ук вакытта “Беренче канал”да үзебезнең команда булсын өчен тырышачакбыз. Алар күптән Татарстаннан команда көтүләренә ышанам”, - диде Татарстан яшьләр эшләре министры.

Дамир Фәттахов мәктәп елларыннан КВН белән мавыккан. Ул “ВЛКСМ” КВН командасында чыгыш ясаган. “Академия 02” һәм “Дүрт татар” (беренче состав) командалары әгъзасы булган. Фәттахов җитәкчелегендә “Дүрт татар” икенче тапкыр “Большой КиВиН”ны яулый алган.

  • Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак. Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/29/172487/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев