Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Декабрьдә Казанда гарәп теленнән Бөтенроссия студентлар олимпиадасы оештырыла

Яшьләрне алты номинациядә сынаулар көтә: язмача конкурс, тәрҗемә, телдән сөйләм, шигърият, фото һәм видеобәйгеләр.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда уза торган "Мультимәдәни дөньяда ислам" VII Халыкара форумы кысаларында бер кызыклы инициативага нигез салынды. Казан федераль университетының шәрыкъны өйрәнүче галимнәре гарәп теле буенча Бөтенроссия студентлар олимпиадасын уздыруны тәкъдим иткән булган. Шул рәвешле, 1-2 декабрьдә КФУ базасында "Сез эзләгән хәзинә - гарәп теле" олимпиадасын үткәрү планлаштырыла. Бу хакта бүген форум программасыннан билгеле булды.

КФУ галимнәре инициативасы Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева тарафыннан яклау тапкан. Олимпиада кысаларында 6 номинация буенча сынаулар көтелә: язмача конкурс, тәрҗемә бәйгесе, телдән сөйләм, шигъри конкурс, "Гарәп дөньясы объективта" фотоконкурсы, "Студентлар күзлегеннән Россиянең күркәм урыннары" видеобәйгесе.

1-2 декабрьдә, шулай ук, дөньяви вузларда гарәп телен укыту һәм олимпиада хәрәкәте кысаларында, сәләтле студентлар белән эшләүнең актуаль мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" утырышы да оештырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/10/152070/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев