Дөньяда иң кыйбат сәгать сатылган
Сәгать рекордлы сумма - 17 752 500 долларга сатылган, соңгы бәя башта куелган бәядән 18 тапкырга артып киткән. (Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Кино йолдыз һәм автоузышчы Пол Ньюманның Rolex хронографы рекордлы сумма - 17 752 500 долларга сатылган, дип хәбәр итә «Лента.ру» Bloombergка сылтама биреп. Legendary Watches of the 20th...
Сәгать рекордлы сумма - 17 752 500 долларга сатылган, соңгы бәя башта куелган бәядән 18 тапкырга артып киткән.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Кино йолдыз һәм автоузышчы Пол Ньюманның Rolex хронографы рекордлы сумма - 17 752 500 долларга сатылган, дип хәбәр итә «Лента.ру» Bloombergка сылтама биреп.
Legendary Watches of the 20th Century аукционына куелган сәгатьнең беренчел бәясе 1 миллион долларга якын булган, ягъни соңгы бәя башта куелганнан 18 тапкырга артып киткән.
Сәүдә 12 минут дәвам иткән, сатып алучының исеме сер булып кала.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/27/151167/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев