Дүрт яшүсмер исәптә тора
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Дамир Һадиев әйтүенчә, инспекциядә 16-17 яшьлек дүрт яшүсмер исәптә тора. Аларның икесе урлашу белән бәйле рәвештә, тагын икесе үзләре укыган белем бирү учреждениесенең эчке кагыйдәләрен бозган өчен учетка бастырылганнар. Шулай ук район буенча 17 ата-ананы да исәпкә алганнар. Болар - спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле бала...
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Дамир Һадиев әйтүенчә, инспекциядә 16-17 яшьлек дүрт яшүсмер исәптә тора. Аларның икесе урлашу белән бәйле рәвештә, тагын икесе үзләре укыган белем бирү учреждениесенең эчке кагыйдәләрен бозган өчен учетка бастырылганнар. Шулай ук район буенча 17 ата-ананы да исәпкә алганнар. Болар - спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле бала тәрбияләүдә катнашмаучы әти-әниләр. Тагын бер ата-ана гаиләсендә көч кулланган өчен исәпкә алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев