«Дулкыннар» балалар иҗаты бәйгесенең гала-концертын онлайн карап була
Җәмгыять

«Дулкыннар» балалар иҗаты бәйгесенең гала-концертын онлайн карап була

Гала-концертта XIII "Дулкыннар-2018" бәйгесенең җиңүчеләре булачак. (Казан, 15 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 16 мартта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57) XIII «Дулкыннар» балалар иҗаты бәйгесенең җиңүчеләре катнашында Гала-концерт булачак. Гала-концертта урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм Казан шәһәренең, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башлангыч, урта һәм югары һөнәри...

Гала-концертта XIII "Дулкыннар-2018" бәйгесенең җиңүчеләре булачак.

(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 16 мартта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57) XIII «Дулкыннар» балалар иҗаты бәйгесенең җиңүчеләре катнашында Гала-концерт булачак.

Гала-концертта урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм Казан шәһәренең, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башлангыч, урта һәм югары һөнәри учреждениеләре укучылары катнашачак. Концертны «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/179/

Концерт 16:00 сәгатьтә башлана


Нет комментариев