Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электр баганалары, чыбыклар буенча ремонт эшләре бара

Олы Әтнә ягыннан килгәндә, Бәрәскәгә җитәрәк, юл кырыенда электр баганаларын ремонтлап ятучыларны күреп гаҗәпләнгәнсездер.

Без дә шулай аптырадык. Бер дә электр линияләреннән зарланганнары юк иде кебек.

Шушы сорау белән районара хезмәткә мөрәҗәгать иттек. "Бернинди куркыныч та юк. Гадәти техник хезмәт күрсәтү бу. План нигезендә уздырып торабыз", - дигән җавап ишеттек.

Ул-бу була да күрмәсен инде. Хәзер бөтен әйбер дә электр энергиясе белән бәйле. Аннан башка бер көн яшәве дә кыен.

Ә техник күзәтү тиз узар. Шөкер, егетләр анысын булдыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев