Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электрон полислар гамәлгә керә

"Ак Барс Мед" иминият компаниясенең яңа төр кәгазь полисларын кулына алмаган кешеләр районда сирәк калып бара. Яңа төр электрон полисны алучы өч кеше дә бар хәтта. Әлеге яңа төр электрон пластик полислар щиплар белән эшли. Акча ала торган банк карталарына бик охшаш, пин кодлар белән гамәлгә керә. "Бу төр пластик...

"Ак Барс Мед" иминият компаниясенең яңа төр кәгазь полисларын кулына алмаган кешеләр районда сирәк калып бара. Яңа төр электрон полисны алучы өч кеше дә бар хәтта.

Әлеге яңа төр электрон пластик полислар щиплар белән эшли. Акча ала торган банк карталарына бик охшаш, пин кодлар белән гамәлгә керә.

"Бу төр пластик картаны алу өчен безнең янга һәр кешенең үзенә килү кирәк, чөнки картага фотосурәт тә, шулай ук электрон имза да куела. Казанда яшәүчеләр электрон карталарны июнь аенда ала башладылар, ә без июль аеннан бирә башладык. Электрон полис дәүләтнеке, кулыгызда кәгазь полис булса, аны алу мәҗбүри түгел, чөнки яңа гына алган кәгазь полислар гамәлдә, безнең компания биргән ИНН, СНИЛС номеры да язылган "Личная карта скидок" пластик картасын да куллана аласыз. Тик соңгы төр карта бирү хәзер туктатылды...", - дип аңлатты Әтнә "Ак Барс Мед" иминият компаниясенең баш белгече Гөлнара Борһанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев