Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ерак киткән саен җиңелрәк”

«Военкомат янса иде», - дип җырлый торган идек без яшь чакларда уенын-чынын бергә кушып. Армия ике-өч ел булып, авылдан читкә чыкканы булмаган сала малайлары өчен туган яклардан аерылып китү бик зур газапка әйләнгән елларда халык чыгарган бу җырны хәзерге егетләр белә микән... Югыйсә, һаман да шул Арча комиссариаты аша китәләр...

«Военкомат янса иде», - дип җырлый торган идек без яшь чакларда уенын-чынын бергә кушып. Армия ике-өч ел булып, авылдан читкә чыкканы булмаган сала малайлары өчен туган яклардан аерылып китү бик зур газапка әйләнгән елларда халык чыгарган бу җырны хәзерге егетләр белә микән...
Югыйсә, һаман да шул Арча комиссариаты аша китәләр инде. Шартлар гына икенче, Армияне бер елга калдырдылар. Җитмәсә, әти-әни атна саен тәмле әйберләрен пешереп, килеп китә ала. Сөйләшер өчен телефон да егетләрнең кул­ларында. Армия түгел, руслар әйтмешли, "просто песня". Барып бер елыңны хезмәт ит тә, эшең бетте. Күкрәгеңне кие­реп, иптәшләрең алдын­да "Мин армиядә булдым" дип мактана ала­сың. Хәер, бүген армиядә булган егетләргә караганда, армиягә ба­ра алмый калганнар почет­тарак та бугай әле. Әти-әни арасында баласын армиягә җибәрмәс өчен җан тырмашкан, бу­сага артыннан бусага таптаганнарны күргәч, гаҗәпләнеп тә каласың. Армиягә бармаган егет - егет мени инде ул, диясе килә.
Инде Арча комиссариа­тына әйләнеп кайтсак, биредә язын һәм көзен беренче чакырылыш егет­ләрне якташ геройлары Гани Сафиуллин му­зей-усадьбасыннан оза­ту бик матур тра­ди­ция­гә әйләнгән. Моның үз сәбәбе дә бар. Гани Сафиуллин җәй көне - 1 июльдә туган. Ә вафат булган көне - 14 октябрь. Менә шуның белән бәйле рәвештә тантаналы итеп озатулар оештырыла би­редә. Егетләр әти-әни­ләре белән чакырыла. Алар каршында Арча хәрби комиссариаты кар­шында эшләп килгән запастагы офицерлар ко­митеты вәкилләре чыгыш ясый, дин әһелләре вә­газь укый. Соңыннан егетләргә истәлек бү­ләкләре тапшырыла. Хәр­би комиссар Алмаз Бор­һанов та үзенең изге теләкләрен җиткерә. Хәрби хезмәткә алданрак алынып, үрнәк хезмәт күрсәткән егетләрнең әти-әниләрен чакырып, аларга уллары хезмәт иткән частьтән килгән Рәхмәт хатлары тапшыру да бик матур күренеш.
Көзге чакырылыш буен­ча быел Арча хәрби комиссариатыннан бар­лыгы 92 егет хәрби хезмәткә чакырыла. Алар­ның 80е - Арча районыннан булса, 12 егет- Әтнәдән. Шуларның ике­се - Олы Мәңгәрдән Ай­рат Юсупов һәм Иске Мәң­гәрдән Ранис Салимов беренче чакырылыш белән китә. Егетләргә имин хезмәт итеп кайтуларын, сау-сәламәт булуларын телисе килә. Бу егетләр Мәскәү астында хезмәт итәр дип көтелә. Шулай ук Мурманск, Чита, Новосибирск шәһәрләрендә урнашкан хәрби частьләргә китүчеләр дә булачак. - Өйдән никадәр ераграк булсагыз, шулкадәр хезмәт итүе җиңелрәк, - дип егетләрнең күңелен күтәрде Алмаз Борһанов. - Якын булсаң, әти-әни килеп борчый башлый. Бүген бирегә җыелган егетләр барысы да хәрби хезмәткә үз теләкләре белән китүчеләр. Шуңа да, еракта булсалар да, якын җиргә эләксәләр дә сынатмаслар, дип уйлыйм, - диде ул. Шунда ук шушы хәрби комиссариаттан китеп, командирлары та­рафыннан мактауга лаек булган егетләрнең әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырып узды. Егетләрнең өчесе дә Самара шәһәрендә хезмәт итә. Ә иң куанычлысы - аларның берсе Әтнәдән. Искәндәр Хәсәновның әтисе Мөдәрис белән әнисе Гөлфирә өчен гомерләренең иң шат­лыклы мизгелләреннән берсе булгандыр бу. Улыңның командиры кулы белән Рәхмәт хаты алу һәркемгә дә куанычлы.
Соңрак егетләр килгән кунаклар белән бер­гәләп Гани Сафиулин­ның мемориалына веноклар, чәчәкләр салдылар. Комиссар Алмаз Борһанов егетләргә һәм әти-әниләргә үзенең киңәшләрен бирде, юлда ниләр кирәк булачагы­на тукталды. 21 көнне бе­ренче китүчеләр юлга чыктылар. Кайтулары да шулай куанычлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев