Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләсәң эш бетми ул

Хезмәт төре күп инде ул.

Клуб хезмәткәре халык белән бергә эшли. Эштән соң клубка чыгу элек тә бар иде. Я домино, бильярд, танцы, танышулар - бар да клубта. Сүзем - авылыбызның мәдәният хезмәткәре Раилә Кадимова турында.

Раилә үзе дә җыр-моңга бик оста. Җитәкчеләр сүзен тыңлады, клубка эшкә килде ул, ялгышмасам, авылыбызга килмәгән артист калмады бугай инде. Яшьләр дә клубка яратып йөри. Һәр укучы сәхнә тәмен тоеп үсә. Адилә Шәмсиева шәрыкъ биюен бик оста башкара. Хүзер үз урынына Филсинә Вәлиеваны әзерли. Филсинә Казанга да барып җырлап кайтты инде, ә Рәдис Фәйзрахманов Казан артистлары белән бергә җырлый хәзер. Боларны зур сәхнәгә чыгару - Раилә хезмәте.Яшь артистларның күңелен күтәрә белә ул.

Бер генә бәйрәм дә Раиләдән башка узмый. Сабантуйлары республикада танылды. Кичке Сабан туен карарга Арча шәһәреннән дә киләләр. Ник бер тавыш булсын, рәхәтләнеп ял итә халык.

"Балыкчылар" бәйрәмен дә уздыра безнең Раиләбез. Өлкән апалар да килә уха ашарга. 22 июнь - "Хәтер көне"н дә зурлап уздыралар. "Туганнар каберлеге"нә чәчәкләр куйдылар. Миләүшә Вәлиева күздән яшь килерлек итеп сугыш хатирәләре турында сөйләде.

Соңыннан Айниз Каюмовның туган көнен уздырдылар. Быел 15 яшь тулды аңа, бүләкләр бирделәр. Рәхмәт укытучыларга, үз иттеләр улыбызны. Быел сигезенче сыйныфны тәмамлады. Күлле Киме укытучылары бик тәҗрибәле рәхмәт. Раилә, Диләрә, Фидаил бәйрәмне бик күңелле уздырдылар. Тигез гомер итсеннәр, эшләре гөрләп барсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев