Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Эсседә суны күбрәк эчегез

Рамазан аенда ураза тотучыларны Аллаһы Тәгалә эссе белән дә сынарга булды. Сәламәтлегы бик нык булмаучыларның да ураза тотасы килә, тотучылар да бар. Сак булырга кирәк. Көннәр эссе тору нәтиҗәсендә соңгы берничә көндә авырулары кискенләшеп китүчеләр мөрәҗәгать итте, бер кешегә инфаркт булды, ашказаны җәрәхәте ачылучылар да бар, - диде район үзәк...

Рамазан аенда ураза тотучыларны Аллаһы Тәгалә эссе белән дә сынарга булды. Сәламәтлегы бик нык булмаучыларның да ураза тотасы килә, тотучылар да бар. Сак булырга кирәк.

Көннәр эссе тору нәтиҗәсендә соңгы берничә көндә авырулары кискенләшеп китүчеләр мөрәҗәгать итте, бер кешегә инфаркт булды, ашказаны җәрәхәте ачылучылар да бар, - диде район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Дамир Закиров. - Ураза тотам, дип сәламәтлегегез турында онытмасагыз иде. "Хаста булганнар башка көннәрдә ураза тота ала", дигән сурә барын дин тотучылар үзләре дә белә. Әгәр инде чамам бар, тотам, дисәгез, сәхәр вакытында сезгә табиб язган даруларны, су эчәргә, җиләк-җимеш ашарга онытмагыз. Эсседә урамга чыкмаска тырышыгыз, кан тамырлары киңәйгән кешеләр дә игътибарлы булсын .Чөнки эсседә кан тамырлары тагын да киңәеп, авыру көчәергә мөмкин.

Кеше организмы 60 процент судан тора. Шуңа күрә организм су җитмәүдән зыян күрә, хәлсезләнә. Организм сусызланганда кан куера. Шуның йогынтысында йөрәк эшчәнлегенә көч килә, чөнки куе канны кан тамырлары аша уздыру кыенлаша. Баш мие исә суны күзәнәкләрдән суыра башлый. Суны чама белән 2-3 литр эчәргә кирәк, артык су эчкәндә ашказаны сыекчасы тагын да сыеклана. Шикәр авыруыннан изаланучыларның тирләү функциясе бозыла. Алар да бик тиз хәлсезләнә

Ничек сакланырга? Газлы, спиртлы, бозлы су эчмәгез. Авыр эшкәртелә торган ризыкларны ашамый торыгыз. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирегез. Биттә косметика никадәр аз, шулкадәр яхшы. Көнгә берничә мәртәбә су белән коену файдалы. Кием һава үткәрсен һәм ул тәннең күп өлешен капласа яхшы. Мөмкин булган кадәр, физик эштән тыелып тору кирәк. Эшләгән очракта, туктап-туктап ял итегез. Аллаһы Тәгаләгә сезнең сәламәт булуыгыз хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев