Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлнара Фәргать кызы ягымлы укытучым

Минем яраткан укытучым - Гөлнара Фәргать кызы Корбанова. Ул иң ягымлы, шат күңелле, иң әйбәт укытучы. Гөлнара апа татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Бу фәннәрдән без "бишле"гә генә укырга тырышабыз. Укытучым дәресләрен күңелле итеп алып бара. Катлаулы очракларны да җиңел итеп аңлатып бирә, безне белем серләренә төшендерә. Һәрберебезгә ярдәм...

Минем яраткан укытучым - Гөлнара Фәргать кызы Корбанова. Ул иң ягымлы, шат күңелле, иң әйбәт укытучы. Гөлнара апа татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Бу фәннәрдән без "бишле"гә генә укырга тырышабыз.

Укытучым дәресләрен күңелле итеп алып бара. Катлаулы очракларны да җиңел итеп аңлатып бирә, безне белем серләренә төшендерә. Һәрберебезгә ярдәм кулы сузарга тырыша укытучыбыз. Моңсу чакта шаян сүзләре белән күңелебезне күрә, юк-барга әрләми. Шулай да бик таләпчән укытучы ул. Өйгә бирелгән эшләрне үтәмичә килүчеләрне утлы табага бастыра. Шуңа андый очраклар бөтенләй дә булмый диярлек. Кемнең генә яраткан укытучысының кәефен кырасы килсен икән? Бигрәк тә бәйрәм алдыннан.

Мин Гөлнара апабазны Укытучылар көне белән котлыйм. Аның һәрчак шундый ачык йөзле, тәмле телле булып калуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев