Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы хуҗалыгында хезмәт хакы тоткарланган

Район прокуратурасы «Уңыш" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән оешмасының хезмәт хакы буенча хезмәткәрләре алдында агымдагы елның март ае өчен 330000 сум бурычы булуны ачыклады. Россия Федерациясенең Хезмәт кодексының 136 маддәсе буенча хезмәт хакы ярты айдан да калмый түләнергә тиеш. Моннан тыш, хезмәт хакы февраль аенда да тоткарлана, монысы түләү документлары белән раслана....

Район прокуратурасы «Уңыш" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән оешмасының хезмәт хакы буенча хезмәткәрләре алдында агымдагы елның март ае өчен 330000 сум бурычы булуны ачыклады.
Россия Федерациясенең Хезмәт кодексының 136 маддәсе буенча хезмәт хакы ярты айдан да калмый түләнергә тиеш. Моннан тыш, хезмәт хакы февраль аенда да тоткарлана, монысы түләү документлары белән раслана. Ә март ае өчен 75 хезмәткәргә аванс түләнмәгән, нәтиҗәдә 330000 сум бурыч җыелган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җәмгыять директорына, баш бухгалтерына һәм "Уңыш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте юридик затына каршы РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддәсе 1 өлешендә каралган, административ хокук бозу буенча эш ачылган. Һәрберсе буенча административ штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев