«Хәзер мин кызларга түгел, егетләргә «түбә» булып йөрим» — Хәмдүнә Тимергалиева
Җәйге яллардан соң татар эстрадасы җырчылары тәүге концертка җыелды: шушы көннәрдә Казанда "Татарча солянка" булып узды. Тамашачы да сагынган үзләрен - "УНИКС" концертлар залында алма төшәр урын да юк иде. Җырлаучылар күп булса да, алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов сәхнәгә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны чакыргач...
Җәйге яллардан соң татар эстрадасы җырчылары тәүге концертка җыелды: шушы көннәрдә Казанда "Татарча солянка" булып узды. Тамашачы да сагынган үзләрен - "УНИКС" концертлар залында алма төшәр урын да юк иде. Җырлаучылар күп булса да, алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов сәхнәгә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны чакыргач кына зал җанланып китте.
"Картаеп беткәч, мине яшьләр янына эшкә алдылар бит әле. Хәзер мин кызларга түгел, егетләргә "түбә" булып йөрим", - диде ул, шаяртып. Күзәтеп утырган кешегә игътибарны җәлеп итәрлек күренешләр булгалады концертта. Мәсәлән, Ришат Фазлыйәхмәтовка кадәр чыгып җырлаучылар берсе дә башкарган җырларының авторларын атап торуны кирәк тапмады. Яшь егет үрнәк күрсәткәч, әйткәләүчеләр булды. Бер уйласаң, билет алып залга кереп утыру үзе үк татар җырына булган мәхәббәтне күрсәтеп тора торуын. Әмма шул ук вакытта әдәп ягын да онытмаска кирәктер, мөгаен. Кайбер тамашачыларның телефон тотып залдан чыгып китүе, соңыннан кире кереп, шул рәттәге кешеләрне уңайсыз хәлдә калдырулары ошап бетмәде. Сәхнәдәге җырчылар чыгышлары зәвыклы булуы белән тамашачыларны тәрбияли дип әйтергә яратабыз. Моның белән килешми мөмкин түгел. Бу көнне җырчылар киемгә зур игътибар биргән.
Айрат Ильясов хәтта кайберләренә, яңа костюм-күлмәкләрегез матур булган, дип төрттереп тә куйды. Тагын бер тәрбияви ягына килсәк, туганлык хисләрен шулкадәр хөрмәт иткән Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар чыгышы йөрәккә ятты. Абыем, сеңлем, дип кенә тора алар. Тамашачының да зәвыгы арткан диясе килә. Алар да теләсә кайсы җырчыга түгел, сайлап-сайлап кына кул чабалар. Чәчәкләр белән дә нәкъ шулай. Концертның икенче өлеше тагын да җанланып китте. Халыкның күңеленә хуш килгән җырчылар чыга башлады чөнки. Халык Лилия Муллагалиеваның да, Ләйсән Гыймаеваның да чыгышларын сагынып көткән. Рөстәм Закировның да моңлы җырлары йөрәккә үтеп керде. Концерт ахырында чыгыш ясаган Фирдүс Тямаев исә, җырлап бетергәч, тамашачыга: "Арыгансыздыр, миңа кул чапмассыз дип курыккан идем", - диде. Ә халык әлеге мишәр егетен аеруча ярата. Башкалардан аермалы буларак, ул әллә ничә җыр башкарды.
Җырчылар, тамашачыга хәбәр җиткереп торыр өчен интернеттан да җайлы әйбер юк, ди. Азат Фазлыев фикере бу. "Вакыт гел тыгыз. Безнең өчен интернет - танылу да, акча эшләү дөньясы да. Шуннан күреп безне туйларга, бәйрәмнәргә чакыралар. Безнең турында бар яңалык шунда", - диде ул.Кайткач, мин дә, интернетка кереп, җырчылар тормышын күзәтеп чыгарга булдым. Ул көнне "Татарча солянка"да катнашучылар турында мәгълүмат күп булды. Лилия Муллагалиева: "Икенче өлештә чыгыш ясасаң, шул инде. Җырчылар таралып бетә язган. Кайберләре белән генә фотога төшә алдым",- дигән. Мәскәү кунагы Гүзәлия дә матур сурәтләрен күп элгән. Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар үз чыгышларын яздырып ук куйган иде. Менә шулай. Җырчы булу җиңел түгел. Барысына да өлгерергә кирәк!
Чыганак: http://kazanutlary.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев