Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң күп һәм иң аз мәйданнарда уңыш җыйган районнар мәгълүм - исемлек

Татарстан буенча тиешле мәйданның 47 процентында уңыш җыеп алынган. (Казан, 23 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Кайбер районнарда тиешле мәйданның яртысыннан артыгында уңыш җыеп алынган. Мисал өчен, Зәйдә - 58 процент, Чистайда - 57 процент, Əлки һәм Апаста 56 шар процент территориядә комбайннар узган. Сүз уңаеннан,...

Татарстан буенча тиешле мәйданның 47 процентында уңыш җыеп алынган.

(Казан, 23 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Кайбер районнарда тиешле мәйданның яртысыннан артыгында уңыш җыеп алынган. Мисал өчен, Зәйдә - 58 процент, Чистайда - 57 процент, Əлки һәм Апаста 56 шар процент территориядә комбайннар узган. Сүз уңаеннан, җыелган мәйдан буенча гына түгел, ә уртача уңыш күрсәткече буенча да Зәй быел Татарстанда - беренче. Биредә гектарыннан уртача 50,2 центнер ашлык җыялар, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Зәйнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Шәфыйк Хәмидуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, мул уңыш алуның сере - барлык технологияләрне дә үтәп, ашламаларны тиешле күләмдә һәм вакытында куллануга бәйле.

Басуларның иң аз мәйданында уңыш җыелган районнар исемлегендә беренчелекне Бөгелмә җитәкли. Биредә уңыш 34 процент мәйданда җыелган. Кама Тамагында тиешле мәйданның - 37 проценты, Тукайда - 38 проценты, Югары Осланда - 39 проценты, Мендеевскта 42 процентында уңышны җыйганнар.

Шөкер, Әтнә әлегә урталыкта. Районда урак кызганнан-кыза.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/23/146965/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев