Яз!
Тал песие уяныр чак җитә,
Өй кыегын бизәр боз-сөңге.
Назлы җилләр сыйпар көндезләрен,
Сакта торыр салкын ай төне.
Хисләр йөгәненнән ычкынгалый,
Иләс-миләс кызлар яланбаш.
Тыпырдатып бер биисе килә,
Җиңеләю мәллә? Юкла, яз!
Тал песие уяныр чак җитә,
Зарыктырды кошлар сайравы.
Хәер-бәрәкәте белән килсен,
Туган җирнең ярсу язлары.
03.03.18
Фәридә...
Яз!
Тал песие уяныр чак җитә,
Өй кыегын бизәр боз-сөңге.
Назлы җилләр сыйпар көндезләрен,
Сакта торыр салкын ай төне.
Хисләр йөгәненнән ычкынгалый,
Иләс-миләс кызлар яланбаш.
Тыпырдатып бер биисе килә,
Җиңеләю мәллә? Юкла, яз!
Тал песие уяныр чак җитә,
Зарыктырды кошлар сайравы.
Хәер-бәрәкәте белән килсен,
Туган җирнең ярсу язлары.
03.03.18
Фәридә Хәсәнова
Нет комментариев