"Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында волейбол ярышлары узды.
Хәбәр иткәнебезчә, район мәктәп укучы кызлар арасында мәктәптән тыш зшләр үзәгенең күчмә кубогына волейбол ярышлары узды. Биредә 7 команда уйнады. Ике ел рәттән Олы Әтнә урта мәктәбенең волейболчы кызлары кубокны беркемгә дә бирмиләр.
Икенче урында - Күәм, өченче урында - Күңгәр, дүртенче урында Күлле Киме командалары. Афәрин! Кызлар матур уеннар күрсәттеләр.
Нет комментариев