Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илдә мең кешегә уртача 288 җиңел машина туры килә – "Ватаным Татарстан" газетасы

Суд приставлары машина йөртүчеләрдән штрафлар буенча 7,1 миллиард сум бурыч җыйган.

(Казан, 24 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Быелның беренче яртысында суд приставлары машина йөртүчеләрдән штрафлар буенча 7,1 миллиард сум бурыч җыйган. Бу былтыргыга караганда ярты миллиард сумга күбрәк. Тик казнага кергән акча белән беррәттән руль артындагы әҗәтлеләр саны да арта. Моны шул исәптән юлларда автомобильләр саны күбәю белән аңлатканнар, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.

Суд приставлары федераль хезмәте мәгълүмат­ла­рына караганда, быелның бе­ренче яртысында дәүләт ор­ганында ЮХИДИ штрафлары буенча бурычларны кайтаруга бәйле 21,8 миллион эш теркәлгән. Юл кагый­дә­лә­рен бозган өчен штрафны вакытында түләмәүчеләр Мәс­кәү (4 миллион башкарма эш) һәм Мәскәү өлкә­сендә (2,1 миллион башкарма эш) күб­рәк. Белгечләр әйтүенчә, юлдагы тәртипне сакларга камералар ярдәм итә. "Бүген видеотеркәү җай­­ланмалары илнең барлык төбәкләрендә дә га­мәлдә", - дигән Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Лысаков. Шуңа күрә штрафлар саны артуны да юл ка­гыйдәләрен бозучылар кү­бәю түгел, ә әлеге очракларны яшереп калу мөмкинлеге бермә-бер кимү белән аң­лат­каннар. Җавап­лы­лык­тан качып котылып булмагач, иртәме-соңмы машина йөр­түчеләр, җилдән җитез чабудан туктап, иминлеккә игъ­тибарны арттырачак, дип тә өметләнә белгечләр.

"Куркынычсыз хәрәкәт итү" үзәге хәбәр итүенчә, был­тыр илдә автомобильләр саны 3 миллионнан да күб­рәккә арткан. 2015 елда юлларда 53,61 миллион "тимер ат" тер­кәлсә, былтыр алар­ның саны 56,62 миллионга җиткән. 2017 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүмат­ларга караганда, илдә 1 мең кешегә уртача 288 җиңел машина туры килә.

Билгеле булганча, штраф­­лар буенча бурычлары булганнар чит илгә чыга алмый. Шул рәвешле берәү 800 мең сум әҗәтен түләгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/24/146983/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев