Имтиханнар видеокамера аша
Әти-әниләрне, укучыларны куркуга салган БДИ бирер вакытларда җитеп килә. Быел ул кайчан башлана, нинди яөалыклар көтәргә? Мәгълүмати-методик үзәк медотисты, БДИ координаторы Зөлфия Садыйкова белән шул хакта сөйләшәбез.
- Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының приказы нигезендә чыгарылыш сыйныф укучылары, алдагы елларда мәктәпне тәмамлаучылар, училище, колледж, техникум тәмамлаучылар өчен бердәм дәүләт имтиханының төп этабы - 26 майдан 11 июньгә кадәр уза. 26 май - география, рус әдәбияты, 29 май - рус теле, 2 июнь - чит телләр, физика, 5 июнь - математика, 9 июнь - информатик һәм ИКТ, биология, тарих, 11 июнь - ңҗмгыять белеме, химия фәннәре буенча. 2014 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны бары тик төп этапта гына тапшыра ала. Кичке мәктәп укучылары, армия сафларына алынучылар, халыкара һәм илкүләм ярыш, бәйгеләрдә катнашучылар имтиханны башкалардан алданрак та тапшыра ала. Быел 21 апрельдән 8 майга кадәр билгеләнгән.
- Гаризалар бирү кайчан тәмамлана? Шулай ук төрле сәбәпләр туа калса?
- 1 мартка кадәр үк тапшырылырга тиеш, 1 марттан соң гариза кабул ителми! Быел чыгарылыш укучылары үз мәктәпләренә гаризабирәләр, урта профессиональ уку йортларында укучылар шулай ук үз уку йортларына, ә алдагы елларда мәктәпне тәмамлаучылар мәгариф бүлегенә паспорт белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Моннан тыш, авыру сәбәпле яки документ белән расланган башка сәбәпләр нәтиҗәсендә БДИга килә алмаганнар, яки имтихан эшләрен төгәлләмичә чыгып китүчеләр, Россия федерациясе субъекты дәүләт имтихан комиссиясе тарафыннан кире кагылган укучылар, аерым фәннәрдән көннәре туры килгән очракта өстәмә срокларда тапшыру рөхсәт ителә. 16 июньдә - информатика һәм ИКТ, биология, чит телләр, җәмгыять белеме, 17 июньдә - география, химия, рус әдәбияты, тарих, физика, 18 июнь - рус теле, 19 июнь - математика фәннәреннән.
Шулай ук рус теле яки математикадан БДИны "2"ле билгесенә тапшырган очракта, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары 18 июнь яки 7 июльдә - рус теле, 19 июнь яки 9 июльдә - математика фәннәрен яңадан тапшыра алалар.
Урта профессиональ уку йортларын, мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучыларБДИның өстәмә этабында (7-16 июль) катнаша ала. Моның өчен югары уку йортына 20 июньнән 5 июльгә кадәр гариза язарга кирәк. Үзең белән паспорт алып килү сорала.
- Имтихан таләпләре алдан-ел катлаулана бара. Быел имтихан уздырылган пунктларда видеокамера куелачакмы?
- Әйе, видеокамералар куелачак. Видеоязма өч ай дәвамында саклана. Техник яки башка сәбәпләр булып видеоязма туктатылганда, имтихан эшенең нәтиҗәләре исәпкә алынмаска мөмкин. Тимерэзләгеч җайланмасы (металлоискатель) куелу да күздә тотыла. Имтиханнар вакытында таләпләрне бозган өчен тотылган укучылар (кәрәзле телефон, шпаргалка һәм башка) киләсе елда гына яңадан имтиханны тапшыра алалар.
Быел БДИ нәтиҗәләре шәһадәтнамәсе (свидетельство) электрон вариантта гына булачак.
Борчыган сораулар булганда 2-10-61 "кайнар линия"сенө шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев