Хатын-кызларның икесенә дә 22 нче мартка кадәр өй аресты салынган. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары медицина регистраторы - 52 яшьлек Елена Фуражкинага карата җинаять эше кузгаткан. Ул Җинаять кодексының 290 нчы маддәсенең 5 нче бүлеге (ришвәт алу) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Шулай ук, Татарстан...
Хатын-кызларның икесенә дә 22 нче мартка кадәр өй аресты салынган.
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары медицина регистраторы - 52 яшьлек Елена Фуражкинага карата җинаять эше кузгаткан. Ул Җинаять кодексының 290 нчы маддәсенең 5 нче бүлеге (ришвәт алу) буенча җинаять кылуда шикләнелә.
Шулай ук, Татарстан Республикасы буенча Медицина-социаль экспертизасы баш бюросының 1 нче бюро җитәкчесе 53 яшьлек Елена Румбештаның да әлеге җинаятькә катнашы бар, дип фаразлана.
Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның 19 һәм 22 нче гыйнварында, Фуражкина Казанда яшәүче ханымнан ире өчен 3 нче группа инвалидлыкны чикләнмәгән вакытка законсыз рәсмиләштерү өчен, 80 мең сум акча ала. Аннан соң 70 мең сумын Фуражкина Румбештага тапшыра, ә калганын үзенә калдыра.
Җинаять кылуга катнашын хатын-кызлар икесе дә таныган. Суд аларның икесенә дә 22 нче мартка кадәр өй аресты билгеләгән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Нет комментариев