Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Чын ирләр булсыннар!”

23 февраль якынлаша. Кемдер аны Совет Армиясе көне буларак көтсә, икенчеләре өчен ул Ватанны саклаучылар көне буларак кадерле. Армиягә дә мөнәсәбәт төрле, ә менә ирләргә...

Әйдәгез бу хакта хатын-кызларыбызның фикерен тыңлап карыйк.

Фәридә, Олы Әтнә авылы:

- Минем өчен 23 февраль - бик зур бәйрәм, мин аны Ватанны саклаучылар көне буларак көтеп алам, чөнки өемдә өч ир-ат бар, аларны котлыйм. Иң элек минем өчен ул аларның бәйрәме. Ә армиягә мөнәсәбәтем ике төрле: ир-егетләр хезмәт итәргә тиеш дип саныйм, тик һаман да армиядәге тәртипсезлекләр хакында язалар, сөйләшәләр, анысы өчен йөрәк әрни. Ир-егетләребез белән беррәттән Ватанны хатын-кызларыбыз да саклый. Бу - аларның да бәйрәме һәм мин ихлас күңелдән аларның һәркайсын бәйрәм белән котлыйм. Исән-сау булсыннар, илебезнең күге зәңгәр һәм кояшлы булсын, балалар өчен күз яше түгәргә язмасын. Тынычлыкта яшик!

Хәбирә, Кышлау авылы:

- Мин - Совет зама­ны кешесе, шуңадыр бу көн миңа Совет Армиясе көне буларак кадерле. Аннан соң авыл җирлегендә армиягә баручы егетләр белән эшләвем дә тәэсир итәдер. Армиягә фикерем уңай, ир-егетләр хезмәт итәргә тиешләр, безнең җирлектә бу мәсьәләгә карата фикер шундый, егетләребез дә шулай кабул итәләр, ник берсе качып йөрсен, чакырганда минутына туры китереп килеп җитәләр, "Тиеш"не аңлап кабул итәләр. Ир-егетләребезне бәйрәм белән котлап, озын гомер, сәламәтлек телим. Хатын-кызны, гаиләне саклый, яклый ала торган чын ирләр булсыннар.

Фәрдия, Әйшияз авылы:

- Минем өчен генә түгел, безнең гаиләбез өчен бу зур бәйрәм, һәм мин аны Ватанны саклаучылар кө­не буларак көтеп алам, чөнки Ватанны саклау гаиләне саклаудан башлана. Элек-электән гаиләбездә ирләр төп терәк була белгәннәр һәм без аны ирләр бәйрәме итеп кабул итәбез, ирләр буларак зурлыйбыз. Бүләкләр, сюрпризлар әзерлибез. Ә армиягә мөнәсәбәтем тискәре. Армиядәге тәртипсезлекләрне ишетеп торабыз, система көйләнмәгән, тәртип урнаштырылмаган, кеше кадере юк. Ә ир-егетләребезне бәйрәм белән котлыйм. Исән-сау, гомерле, терәк-таяныч була белсеннәр.

Ә ир-егетләребез үзләре бу көнне армиядә хезмәт иткән хезмәттәшләрен барлауларын белдерделәр. Аларның һәркайсы Армия хезмәтен үтәүләре белән горурланалар, Ватанны ирләр сакларга тиеш, дип саныйлар. Шулай булсын, илен җуйган - иреген җуйган, диләр. Ирекле булып, тынычлыкта яшик. Бәйрәм белән Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев